Парлы үтсен гомерләр
«Гүзәл дөнья, серле дөнья,
Дөнья түгәрәк!» — диләр.
Дөньяның бар ямен тоя
Парлашып яши кемнәр.
«Гүзәл дөнья, серле дөнья,
Дөнья түгәрәк!» — диләр.
Дөньяның бар ямен тоя
Парлашып яши кемнәр.
Бу дөньяда бар нәрсә дә парлы —
Ходай үзе шулай яралткан.
Мәхәббәтнең мәңге сүнмәс серен
Аңлый бары өзелеп яраткан.
Карашларым читтән сине күзли,
Танышырга серле сәбәп эзлим.
Каршы килмәссеңме бер дә
Чакырсам биергә.
Моңлы көйгә мәгънә кертеп,
Сүзләр җырга кушыла.
Бер-берсен үсләп яшәргә
Насыйп ярлар кавыша.
Елгаларга су эчәргә
Төшә парлы аккошлар.
Пар канатларны каермый
Яшәсәк иде дуслар.
Ак болытка кагып канатларын,
Пар күгәрчен очты күкләргә.
Яшь йөрәкләр типте ярсып бергә,
Күзләребез булды күзләрдә.
Пар балдаклар алар — вәгъдәләшкән парлар —
Берсен-берсе сөйгән ике яр.
Тик бер генә булсын, гомерлеккә калсын
Бер-береңә биргән балдаклар.
Пар алмагач утырттык без
Парлашкан көнебездә
Бәхетебезнең бер көзгесе
Булыр дип үзебезгә.
Былбыл дисәк, былбыллардан матурыраксыз.
Йолдыз дисәк, йолдызлардан балкулыраксыз.
Йөзегездә кояш булып нурлар коена,
Нурлар булып, теләк ява яшьләр туена.
Порт-Артур дигән таш кала
Күп калага баш кала,
Сары диңгез буйларында (ярларында)
Зур каладан санала.