Парлы үтсен гомерләр

«Гүзәл дөнья, серле дөнья,
Дөнья түгәрәк!» — диләр.
Дөньяның бар ямен тоя
Парлашып яши кемнәр.

Аклансын изге хыяллар,
Уртак булсын бәхетләр!
Үз парын тапсын ялгызлар,
Парлы үтсен гомерләр!

Киң күңелгә бар да сыя,
Яхшы булгач ниятләр.
Парлы тормыш матурлана,
Булса күркәм гадәтләр.

Аклансын изге хыяллар,
Уртак булсын бәхетләр!
Үз парын тапсын ялгызлар,
Парлы үтсен гомерләр!

Җырлар тыңлап кем моңлана?..
Ярсыз, парсыз күңелләр…
Үз илендә ялгызлар да,
Юк!.. Бәхетсез түгелләр!

Аклансын изге хыяллар,
Уртак булсын бәхетләр!
Үз парын тапсын ялгызлар,
Парлы үтсен гомерләр!

Оставьте комментарий