Карашларым читтән сине күзли,
Танышырга серле сәбәп эзлим.
Каршы килмәссеңме бер дә
Чакырсам биергә.
Таныштырды безне парлы бию,
Куңелләрдә калды көе.
Парлы бию — ялгызлар юлдашы,
Сөю дөньясына юл башы.
Иңнәреңә кулларымны куям,
Йөрәк тибешеңне синең тоям.
Икәү бергә таңга кадәр
Биергә мин әзер.
Таныштырды безне парлы бию,
Куңелләрдә калды көе.
Парлы бию — ялгызлар юлдашы,
Сөю дөньясына юл башы.
Әйләнәбез бию мәйданында,
Җем-җем балкып янда утлар яна.
Бармы икән тагын кемнәр
Бездән дә бәхетлерәк.
Таныштырды безне парлы бию,
Куңелләрдә калды көе.
Парлы бию — ялгызлар юлдашы,
Сөю дөньясына юл башы.