Оныт мине…

Оныт мине әгәр булдыралсаң,
Оныт сине өзелеп сөйгәнне.
Киткән юлларыңнан күз алалмый
Кайтыр микән диеп көйгәнне
Оныт, оныт сине сөйгәнне.

Оныт инде…

Оныт инде мине мәңгелеккә,
Йөрәгеңнән алып ташла да…
Гафу итмә мине, гафу итмә —
Алыштырдым сине башкага.

Оныт инде йөрәк ярасын

Бер — бер атлы шат йолдызлар сүнә,
Безнең өчен алсу таң атар.
Үткәннәрдән үкенечләр кала,
Бик боекма, тормыш бик матур!

Оныт дисәң

Өзгәләнә үзәк
Телгәләнә йөрәк
Күз алдыннан китми синең сын.
Ә син оныт дисең…
Миңа булган хисең
Тик мизгеллек иде мени соң?!.

Онтылмаган икән…

— Онытылган сөйгән яр, — дип,
Үз-үземне юаттым.
Очраттым да көтмәгәндә —
Ут бөркелде йөрәгемә,
Гүя барсын югалттым.