Онтылмаган икән…

— Онытылган сөйгән яр, — дип,
Үз-үземне юаттым.
Очраттым да көтмәгәндә —
Ут бөркелде йөрәгемә,
Гүя барсын югалттым.

Гомеремнең синсез үткән
Көннәре булмагандай.
Шатлыклардан торган имеш,
Инде ничә еллар үткән,
Сагышлар килмәгәндәй…

Онытылды барсы-Синең хыянәтең,
Күзләреңдә балкып чагылам.
Йөрәктәге мәңге кузгалмас таш,
Юкка чыккан, чыңлап ватылган…

— Мин сине инде оныттым, — диеп,
Кабатлыйм да һаман кабатлыйм.
Ә йөрәгем миңа каршы килә: —
Яраттың, ди, өзелеп яраттың…
Ярый әле тик бер очраттың…

Оставьте комментарий