Минем кадерлеләрем (икенче вариант)

Әткәй, әнкәй, газизләрем,
Гомер биргәнсез безгә.
Изге итеп үстердегез
Мең рәхмәтләр сезгә.

Сезнең белән бергә чаклар
Иң кадерле көннәрем.
Яшәгез әткәй, әнкәем,
Минем кадерлеләрем.

Тормыш юллары шулай бит
Аерылдырмый кемнәрне.
Үсеп җиткәч китәбез шул,
Әрнетеп күңелләрне.

Сезнең белән бергә чаклар
Иң кадерле көннәрем.
Яшәгез әткәй, әнкәем,
Минем кадерлеләрем.

Каңгылдашып казлар оча,
Ниләр сөйлиләр икән?
Әткәң, әңкәң бик сагынган,
Кайт син, димиләр микән?

Сезнең белән бергә чаклар
Иң кадерле көннәрем.
Яшәгез әткәй, әнкәем,
Минем кадерлеләрем.

Оставьте комментарий