Көзләрдә инде

Әйт әле нигә,
Күкләр яшен түгә,
Язлар китәргә, ашыга, ашыга?
Яшьлек елмаеп,
Кочып ал, диеп,
Чыкмый кабаттан каршыга, каршыга.

Көзге яңгыр

Көзге яңгыр, көзге салкын яңгыр
Өсләреңә синең сибелә.
Учакларның пыскып янган мәле —
Шуңа охшаш синең сөю дә.

Көзге чәчәкләр

Тукталышта, күзнең,
Явын алган чәчәкләр,
Тыныч кына үтеп
Булмый яннарыгыздан.
Ашыгыгыз куанычлар бүләк итәргә,
Соңламагыз диләр ме ярларыгызга?

Кәккүк (өченче вариант)

Кәккүк кычкыра урманда яз килгәч,
Җир яшәргәч, кырларда гөл үскәч;
Чут-чут итеп тирәкләрдә сандугач сайрый,
Шул чагында йөрәкләрдә яңа дәрт кайный…
Нигә ул шулай?..
Кәккүк тавышын ишетәсеңме урманда,
Кем өчен ул анда шул чаклы моңлана?
Кемне сагына ул һаман, хәсрәте бик яман,
Өзгәләнә, яна ул тәмам, зарлана бичара.
Ул да шул, мескенкәй, сагынадыр кошкаен,
Иң матур, иң якын, җан өзгеч дускаен, дускаен.
Кәккүк тавышы моңлы диеп, ямансулама, дустым,
Моңлан, дип аңа үзем куштым.
Их, моңлан, кәккүгем, урманда!
Кәккүк тавышы бигрәк матур тыңларга:
Күк-күк, күк-кү, күк-кү!
Кәккүкләрне сайратырлык мәхәббәтем бар сиңа.
Тыңла, иркәм, гөл генәм, кәккүк тавышын бер генә:
Күк-күк, күк-кү, күк-кү!
Кәккүкләрне монлатырлык мәхәббәтем бар сиңа.

Кәбән өсте

Без йөгереп йөргән болын
Кәбәннәргә кереп бетте
Печән өсте, йөрәкләргә (2)
Чын мәхәббәт тәрәз чиртте
Чәчләреңдә чәчәк исе
Кәрәз балы ап-ак тәнең
Җиләк кебек тәннәреңнең (2)
Иреннәрем тоя тәмен

Күңелләрдә яз булсын

Чәчәкләре сулган бакчаларда
Ак каенны салкын җил үбә.
Сине юксынудан минем тальян
Урамнарга моңлы җыр сибә.

Күңелләр калмасын адашып

Тагын язлар килер, чыерчыклар кайтыр,
Ояларын парлап корырлар.
Ямьле язга сөенеп, таң нурына коенеп,
Бер туктамый сайрап торырлар.