Кайтыр нигез калмагач

Туган өйнең түрләрендә
Үстек, үсеп буй җиттек.
Үстек, үсеп буйлар җиттек,
Таралыштык та беттек.

Тәрәз каршысында бакча,
Бакчасында алмагач.
Өзелә икән үзәкләр,
Кайтыр нигез калмагач.
Туган өй түбәләре,
Иске бүрәнәләре
Оныттырмады, басса да
Тормыш күләгәләре.

Анда һаман сабый чагым
Уйный да көлә микән?
Мин гел төшләремдә күрәм,
Ул мине күрәме икән?

Тәрәз каршысында бакча,
Бакчасында алмагач.
Өзелә икән үзәкләр,
Кайтыр нигез калмагач.
Туган өй түбәләре,
Иске бүрәнәләре
Оныттырмады, басса да
Тормыш күләгәләре.

Ачылмалы тәрәзәләр
Ябылгач ачылмаска,
Ачылмасларга ябылгач,
Сагынуым басылмас та.

Тәрәз каршысында бакча,
Бакчасында алмагач.
Өзелә икән үзәкләр,
Кайтыр нигез калмагач.
Туган өй түбәләре,
Иске бүрәнәләре
Оныттырмады, басса да
Тормыш күләгәләре.

Кош булып та кайтып булмый,
Ишекләрне бик каплый.
Борылам да кире китәм,
Керер ачкычлар тапмый.

Тәрәз каршысында бакча,
Бакчасында алмагач.
Өзелә икән үзәкләр,
Кайтыр нигез калмагач.
Туган өй түбәләре,
Иске бүрәнәләре
Оныттырмады, басса да
Тормыш күләгәләре.

Оставьте комментарий