Кырлай каеннары

Ераклардан сагынып килдем монда,
Тукай җаны дәште үзенә.
Гомер буе җыйган сагышларны
Сөйләү мөмкинмени тиз генә?

Кушлавыч каеннары

Кушкаеннар шаулый Кушлавычта,
Йөрәкләрне ялгый сагыш-моң.
И Кушлавыч, тәүге бишеге син
Тукай моңы иңгән язмышның.

Кояшлы Ватаным

Без атлаган юлдан кояшлырак,
Яктырак юл бармы дөньяда!
Яшьлек өчен якты юллар ачык,
Дәртләндерә безне замана.

Кояш чыккан якта — баткан якта

Сугыш уты кинәт каплап алды
Тыныч иртә, аяз ал таңны.
Ил уллары бердәм яуга китте
Саклар өчен газиз Ватанны.