Кошлар китә (беренче вариант)

Туган җирен ташлап кошлар китә,
Һаваларда кала сагыш-эз.
Сагышларны җиңгән изге җаннар
Туган җирнең бетмәс яме сез.

Колшәрип яклары

Үткәнгәме шунда гомеремнең
Иң матур, иң якты чаклары.
Түрендә, түрендә күңелемнең
Гел шушы Колшәрип яклары.
Түрендә, түрендә күңелемнең
Гел шушы Колшәрип яклары.

Киң Уралым

Туган җирем — киң Уралым, Уралым,
Үсеп буй җиткән җирем, һай, җирем!
Табигатең — сокландыргыч, Башкортостаным минем,
Табигатең — сокландыргыч, Башкортостаным минем.

Кичке Агыйдел

Җилкенсез көймә шикелле, 
Ай йөҙә талгын (ялгыз) гына. 
Ай янында җем-җем иткән 
Йолдыз да йолдыз гына 
Ай йөзә ялгыз гына, 
Ай йөзә ялгыз гына, 
Ай йөзә. 

Кичер, болыным!

Кичер мине, болыным, сабый чактан
Синең куеныңда көч алдым.
Еракларда сине юксынганда,
Син дә сагына дип уйладым.