Күзкәем

Бәрәкәтле синең кырларыңда
Маңгай тирем тамды, Күзкәем.
Туып үскән авылым Күзкәемдә
Җуелмасын иде эзкәем.
Күзкәем, Күзкәем,
Җуелмасын иде эзкәем.

Көзге шатлык

Әйләнә җирем яктыга,
Син дә бер очып әйлән!
Уйна, бие, җырлар җырла, —
Авылда бүген бәйрәм!
Түгәрәк ипи шикелле
Тулган Ай йөзә күктә.
Көз аенда дөнья — муллык,
Яшьләр кавышу көтә.

Күңелле безнең шәһәр

Күңелле безнең туган шәһәр,
Ямьле язларда килсәң әгәр.
Идел тулып акканда,
Акчарлаклар кайтканда
Күңелле безнең шәһәр.