Килмисең син көлеп

Таңнарда уянам,
Таңнарда уйланам —
Мин сине һаман да юксынам.
Көннәрем төн кебек,
Килмисең син көлеп —
Дөньяда яшәвем юк сыман…

Киттең дә оныттың

Киттең дә оныттың,
Араны суыттың,
Ә өмет сүнмәде, сүнмәде.
Ул кайтмый диделәр,
Гөлләрем шиңделәр,
Тик күңел күнмәде, күнмәде.

Кичермәсләр

Синең белән аерылганнан бирле
Телим гөлгә үрелмәскә,—
Безне таныштырган
Алсу гөлчәчәкләр
Кичермәсләр төсле, кичермәсләр

Киңәш

Айга карап күз нурыңны түкмә,
Салкын җилдән яхшы хәбәр көтмә.
Башкаларның өлешенә кермә
Гөл очратсаң, ачылмыйча өзмө.

Кошлар озатырга соңладым

Кошлар озатырга соңладым
Өй артында безнең чишмәле күл,
Акчарлаклар төшкәч санадым.
Күргәнем бар ялгыз акчарлакның
Безнең күлдә торып калганын.