Каршы чыктым

Бик озакка торып калдың,
Яшьлегем якларында.
Чәчкә тотып килә идөң
Сагынган чакларымда.

Сине көтеп, саргаешып,
Агачлар шәлен салган,
Син китәргән гөлләр генә,
Күңелдә яши һаман.

Иртә язда тавыш биргән
Кәкүктәй ялгыз мәлем,
Үзем чәчкә тотып чыктым,
Килмәдең нигә, җаным?

Оставьте комментарий