Яз җыры (беренче вариант)
Җылы нурлар җир өстеннән
Бөркелә-бөркелә,
Йөрәкләрне җилкендереп,
Яз килә, яз килә.
Җылы нурлар җир өстеннән
Бөркелә-бөркелә,
Йөрәкләрне җилкендереп,
Яз килә, яз килә.
Төшләремә бик еш керә
Яшьлегем урамнары.
Ак бураннарга төренеп,
Эх, берәр ураулары!..
Гомерләрдә әле язмы, көзме?
Йөрәкләрдә — яшьлек утлары!..
Әйткән сүзем әллә хак түгелме?
Яшәр көчне бирә ул бары!
Яшьлек дусларым, хыял кошларым,
Сез кайда икән, кайда, дусларым?
Хәбәрләр көтәм, уйлыйм кич-иртән,
Хәтер йомгагын сүтәм дә сүтәм.
Сөенечләрем, көенечләрем дә бар,
Тормышым да тулы, мул сыман,
Тик шулай да
Яшьлек дуслар белән
Уртак көенечләрне,
Уртак сөенечләрне юксынам.
Ядкарь язам мин сиңа, дустым,
Китәм ерак якларга.
Яшьлегеңне искә төшерерсең
Бик ямансу чакларда
Йөрсәң Идел буйлап,
Бергә чакны уйлап,
Сагынып үткәннәрнең барсын да.
Мин, әверелеп ярсу дулкынга,
Килеп баш иярмен каршыңда.
Яшәү кирәк бу дөньяда, бу дөньяда,
Тормышның белеп ямен, белеп ямен.
Сүндермә гомер учагын,
Сүндермә яшәү гамен, сүндермә яшәү гамен.
Тормыш агышында мәңге шау-шу,
Гел бер яктан таңнар яктыра.
Шул тәүлекнең гади бер мизгелен
Туктатырга безге ни тора?
Олы юлдан ярсып, ярсып чаба
Гомернең йөгерек атлары,
Бәхет бит ул, якын дуслар белән
Тормыш юлын бергә атлавы.