Яшьлек дусларыма

Сөенечләрем, көенечләрем дә бар,
Тормышым да тулы, мул сыман,
Тик шулай да
Яшьлек дуслар белән
Уртак көенечләрне,
Уртак сөенечләрне юксынам.

Торган җирдә җырлы юлларым бар,
Алар да бик якын, уз сыман,
Тик шулай да
Яшьлек дуслар белән
Бергә узган юлны,
Бергә сузган җырны юксынам.

Янәшәмдә яңа танышларым,
Яңа дусларым да күп сыман,
Тик шулай да
Яшьлек дуслыгыннан
Матур дуслык бер дә,
Якын дуслык Җирдә юк сыман…

Оставьте комментарий