Яз җыры (беренче вариант)

Җылы нурлар җир өстеннән
Бөркелә-бөркелә,
Йөрәкләрне җилкендереп,
Яз килә, яз килә.

Язны котлап җырлыйк, дуслар,
Безгә кушылып сайрый кошлар.
Зәңгәр күктә сөенешеп
Бии якты йолдызлар.

Кояшка таба үрелә
Саф гөлләр, саф гөлләр.
Хезмәт җырына күмелә
Күңелләр, күңелләр.

Язны котлап җырлыйк, дуслар,
Безгә кушылып сайрый кошлар.
Зәңгәр күктә сөенешеп
Бии якты йолдызлар.

Бәхет балкый һәр кешенең
Йөзендә, йөзендә.
Яз сагынып килә безне
Үзе дә, үзе дә.

Язны котлап җырлыйк, дуслар,
Безгә кушылып сайрый кошлар.
Зәңгәр күктә сөенешеп
Бии якты йолдызлар.

Оставьте комментарий