Яшьлек серем

Өй алдында ике тәлгәш каен
Серен чишә талгын җилләргә.
Куш каендай керсен яшьлек серләр
Белмимен шул кемгә сөйләргә.

Яшәр идем синең җаныңда

Айлы төндә калдык икәү генә,
Өскә үрли учак ялкыны,
Җем-җем килеп шаян чаткылар
Күзләреңдә синең ялтырый.
Сизәсеңме, иркәм, ай карашын?
Ул соклана моңлы йөзеңә.
Ак чәчәктән үргән калфагың
Бигрәк охшаш синең күңелеңә.

Яңа ел моңы

Ап-ак карлар ява, карлар ява,
Җирдә кышны сагынып көтә микән?
Сагынып та көтәр кешең булса,
Бу гомерләр матур үтә икән.