Яз исенә тулган авыл.
Яшь йөрәкләр ярәшә.
Кәләшнең ак күлмәгеннән
Умырзая көнләшә.
Кыңгырау чыңлавы белән
Авыл урамы тулы.
Яшь йөрәкләр ярәшәләр —
Авылда яшьләр туе.
Тулпар атлар җилеп уза
Авылым урамыннан.
Яшьләр туе — табигать туе
Зәңгәр яз моңнарыннан.
Кыңгырау чыңлавы белән
Авыл урамы тулы.
Яшь йөрәкләр ярәшәләр —
Бәхетләр булсын тулы.
Яшьләр туе. Барсы бии,
Кияве, кәләшләре…
Гомер булсын, булсын туйлар!
Алтыны, көмешләре.