Яшьлек серем

Өй алдында ике тәлгәш каен
Серен чишә талгын җилләргә.
Куш каендай керсен яшьлек серләр
Белмимен шул кемгә сөйләргә.

Тымык күлнең көмеш дулҡынында
Тирбәлгән чак һаман күңелдә.
Хәзер инде ике аккош йөзә
Безнең саф мәхәббәт күлендә.

Зәңгәр күктә янәш ике йолдыз
Миңа карап иркә елмая.
Ике йолдыз сымаҡ җирне нурлап
Бергә торсак иде дөнъяда.

Оставьте комментарий