Гашыйк бул син миңа тагын бер

Офыкларны нурлап балкып киткән
Салават күпере күк бу гомер —
Көннәрне серле итәм дисәң,
Гашыйк бул син миңа тагын бер.

Гашыйк бул син миңа

Гашыйк бул син миңа,
Гашыйк бул син…
Вакытлыча гына булса да.
Күзләремә сеңгән сүнмәс яшьлек төсе
кояш яңгырлардан уңса да.

Гафулар ит

Соңгысы бул диеп килгән булам,
«Сау бул» диеп, кулларымны сузам.
Үз-үземне нигә алдыйм икән?
Булмый ла бит, оныта алмыйм, иркәм.