Гармунчы сөйгәнемә

Сызылып таңнар аткан чакта,
Суза тальян гармунын.
Төннәр буе көтеп ятам,
Гармуныңның бар моңын.

Таң атканда кызлар куңеле
Нинди уйлар кичермәс?
Егет җырлар, сөям, дияр,
Кыз сөйсә дә сер бирмәс.

Өзмәсәнә үзәгемне —
Серне сизәр тын урам.
Болай да бит кочагыңа
Атылып чыгарга торам.

Оставьте комментарий