Гашыйк бул

Офыкларны каплап балкып киткән,
Салават күпере кебек бу гомер.
Көннәремне серле итәм дисәң:

Гашыйк бул, гашыйк бул син миңа,
Гашыйк бул син миңа, тагы бер.
Әй, гашыйк бул, гашыйк бул син миңа,
Гашыйк бул син миңа, тагы бер,
Гашыйк бул.

Ак көннәрне төннәр алыштыра,
Ай яктсы уртак, таңы бер.
Елларымны җырлы итәм дисәң:

Гашыйк бул, гашыйк бул син миңа,
Гашыйк бул син миңа, тагы бер.
Әй, гашыйк бул, гашыйк бул син миңа,
Гашыйк бул син миңа, тагы бер,
Гашыйк бул.

Син сулаган һава — минем һава,
Без яшәгән гомер, бары бер.
Үткәннәрең үкенмәслек булсын:

Гашыйк бул, гашыйк бул син миңа,
Гашыйк бул син миңа, тагы бер.
Әй, гашыйк бул, гашыйк бул син миңа,
Гашыйк бул син миңа, тагы бер,
Гашыйк бул.

Оставьте комментарий