Бердән-берем, газиз җирем

Туган җирем, урман шавың синең,
Күңелемә сеңде яшь чактан,
Кураеңның сызылып аккан моңы
Гомер буе китмәс колактан!

Биектавым, онытмамын…

Биектауның, һай, таулары,
Тау астында таллары.
Җаны барлар шул талларны,
Таллардагы былбылларны
Ташлап китә аламы?
Биектауның болыннары,
Басулары, кырлары…
Кырларына зәңгәр күктән
Көмеш тәңкә чыңы булып
Сибелә тургай моңнары.

Бик еш кайтам

Бик еш кайтам туган якларыма,
Кар-буранын хәтта сагынып.
Юл төтмәсә, хыялымда кайтам,
Кайтам болытларга сарылып,
Туган ягым сине сагынып.

Бик сагындым сине, Туган илем

Бик сагындым сине, Туган илем,
Кайтыр юллар әле төшмәгән.
Газиз әнкәемнең учагында
Мин ашыйсы ашлар пешмәгән.

Бик сагындым туган якларымны

Бик сагындым газиз әнкәемне,
«Улым» диеп әйткән сүзләрен.
Сагындым мин якын дусларымның,
Якташларның көләч йөзләрен.
Сагындым мин якын дусларымның,
Якташларның көләч йөзләрен.