Адаштык мәхәббәт илендә

Кояшка үрелә бар гөлләр,
Җылыга тартыла күңелләр.
Нигәдер юл тапмыйм мин генә
Үтәргә йөрәгең түренә.

Калдырдың да киттең
Җиде юл чатында.
Эзләп тап син мине,
Яратсаң, дидең дә.
Уңнарда — кыямәт,
Сулларда — хыянәт…
Адаштык Мәхәббәт илендә.

Сынауның авырын калдырдың:
Ялгызым көйдердең, яндырдың.
Кыя таш түгел бит бәгырьләр,
Аңла син: бер генә гомерләр.

Калдырдың да киттең
Җиде юл чатында.
Эзләп тап син мине,
Яратсаң, дидең дә.
Уңнарда — кыямәт,
Сулларда — хыянәт…
Адаштык Мәхәббәт илендә.

Җиде ай, җиде ел барсам да,
Зилзилә эчендә калсам да,
Кирегә борылып китмәмен —
Табармын күңелең бикләрен.

Калдырдың да киттең
Җиде юл чатында.
Эзләп тап син мине,
Яратсаң, дидең дә.
Уңнарда — кыямәт,
Сулларда — хыянәт…
Адаштык Мәхәббәт илендә.

Оставьте комментарий