Бер елмаюың җитә

Төннәр үтеп таң атканда,
Зефир җилләре исә.
Күңелемә авыр чакта
Бер елмаюың җитә.
Шатлыклары тормышның аз,
Киләм дигәндә китә.
Күзләремә шул чагында
Бер елмаюың җитә.

Аккан сулар

Аккан сулар шундый ярсу иде,
Шундый алсу иде иртәләр!..
Йөрәгемне сиңа бүләк иттем, —
Гашыйклар бит шулай итәләр.

Айлы юллар

Бир кулыңны, әйдә айга меник,
Күрәсеңме, айдан юл төшкән.
Без барасы якты айлы юлда
Гөлләр кебек йолдызлар үскән.

Төннәр буе йоклый алмый ятам

Төннәр буе йоклый алмый ятам,
Әллә чишмә челтрәп акканга?
Әллә кошлар моңлы сайраганга?
Әллә шомырт чәчәк атканда?
Төннәр буе йоклый алмый ятам.
Төннәр буе йоклый алмый ятам.

Нигъмәт ариясы

Ташлар ватып, таулар актарганда
Сез булырсыз минем күңелдә (уемда).
Эштән арып, яллар иткән чакта
Сез булырсыз минем телемдә.