Аралар суынмасын

Гөлләрем чәчәк аттылар,

Дөньяга ямь таратып.
Шатлык яшьләрем тамдылар,
Яннарыма син кайттың.

Кояшлы булсын көнебез,
Аралар суынмасын.
Дөрләп кабынган хисебез
Чәчкәдәй тиз сулмасын.

Суздың миңа кулларыңны,
Чәчләремә кагылдың,
Тараттың яман уйларны,
Хыялларны яңарттың.

Кояшлы булсын көнебез,
Аралар суынмасын.
Дөрләп кабынган хисебез
Чәчкәдәй тиз сулмасын.

Бергә үтик тормыш юлын,
Җил-давылда адашмыйча.
Сөюебез олы булсын,
Ваклыкларга карамыйча.

Кояшлы булсын көнебез,
Аралар суынмасын.
Дөрләп кабынган хисебез
Чәчкәдәй тиз сулмасын.

Оставьте комментарий