Мине күрми китмә

Әгәр килсәң, мине күрми китмә.
Син юлыксаң бикле ишеккә,
Күңелеңнең «көтми икән…» дигән
Шикле уен берүк ишетмә.

Миндә син бар!..

Ике йөрәк — ике йолдыз…
Йолдыз яна һаваларда.
Миндә син бар!..
Миндә син бар? —
Аралар юк араларда
Аралар юк араларда.

Мин яратам, ә син — юк әле!

Сиңа ярты җаным ярып бирәм,
Бөтенесен бирсәм — үләрмен.
«Юләр икән!» («Юләр дә бу!») диеп аптырама,
Сине яратканга юләрмен.

Миләүшәләр (беренче вариант)

Зәңгәр күзле алсу Миләүшәне
Кулымда йөретәм иркәләп.
Безнең сөю соңлап чәчәк атты —
Очрашмадык нигә иртәрәк?!

Көтәм сине (дүртенче вариант)

Юрый-юрый, 
Юлларыңа карый, 
Көтәм сине, көтәм, кил, иркәм! 
Көтә-көтә, 
Сабырлыгым бетә, 
Нигә, нигә килмисең икән? 

Көт кенә сагынып

Көнне көн диеп тормам,
Төнне төн диеп тормам.
Көнен, төнен килермен, /Көнен, төнен барырмын,/
Бик сагындым диярмен. /Яннарыңда калырмын./
Көт кенә сагынып,
Көт кенә сагынып мине!

Көзге яңгыр

Көзге яңгыр, көзге салкын яңгыр
Өсләреңә синең сибелә.
Учакларның пыскып янган мәле —
Шуңа охшаш синең сөю дә.