Уйлану (беренче вариант)

Таң нурлары төнне эреткәндәй,
Бәхет булып миңа син килерсең.
Яннарыма утырып, мин яраткан
Чәчләреңне тарап үрерсең.

Төшләремә керә бөдрәләрең

Төшләремә керә бөдрәләрең,
Чәчләреңдә (чәчләреңә) гелән (кереп) адашам.
Хыялларым эри ал таңнарда,
Таңнар охшаш синең карашка.

Тәүге мәхәббәт

Үткәннәрне эзләп кайттым тагы
Сагышларга җаным чорналды.
Кичке тальян моңы, яшьлегемнең чыңы
Йөрәгемне сыгып уралды.

Түгәрәк күл

Төрле чәчәк тулы яшел болын,
Талларында сайрый сандугач.
Ап-ак чәчәк аткан шомырт тагын —
Шунда барам сине сагынгач.