Кавышу мәле әле җитмәгән

Мин бит әле бу дөньяга
Бер бүгенгә генә килмәгән.
Әчәр чишмәләрем корымаган,
Яккан учакларым сүнмәгән.

Йөрәктән булса

Карашларың көн яктысы кебек,
Булмас кебек һис бер эңгерләр.
Көннәрнең дә төннәре шул була,
Гел яктыдан тормый гомерләр.

Йөрәк дәшә

Икәү бергә йолдыз санадык без,
Каршы алдык бергә таңнарны.
Оныт, дисең, аңла мине, дисең…
Мин аңлармын… Йөрәк аңлармы?..

Чакырмасын мине ай кызы

Серләремне йолдызларга сөйләп
Хыялымны җилгә тараттым.
Мин айдагы Зөһрә кызны түгел,
Җирдәгесен — сине яраттым.