Төшләремә керә бөдрәләрең

Төшләремә керә бөдрәләрең,
Чәчләреңдә (чәчләреңә) гелән (кереп) адашам.
Хыялларым эри ал таңнарда,
Таңнар охшаш синең карашка.

Бәхетләрнең бәрхәт (алтын) паласлары
Түшәлгәндә аяк астына.
Бүлешимен диеп бәхетемне,
Эзләреңне эзләп ашкынашам (саташам, адашам).

Уртак язлар безгә язгандыр бит (дип),
Җилеп килсә(м) тулпар иярлә(п) (иярләр, атымда).
Адаштырып алтын чәчләреңдә
Яннарымнан мине җибәрмә.

Оставьте комментарий