Туйлар килә

Туйлар килә урамнарны иңләп
Туйлар килә, ярсый пар атлар
Чылтыр-чылтыр кыңгыраулар килә
Җирән кашка тиз аргамаклар

Туган көн белән

Кышлар үтеп китә
Җылы язлар җитә
Алыштыра төнне иртәләр
Көн саен көн туа
Гомер шулай уза
Кеше гомере бик тиз үтә лә
Туган көнең белән
Тәбрик итәм сине
Бераз моңсу, күбрәк сөенеч
Ходай тарафыннан
Шулай яратылган
Кабул итеп алыйк шул килеш

Тоям җылысын

Телимен мин матурлыкка
Синең күзләр белән карарга.
Анда яктылык дөньясы —
Искиткеч моң мөмкин табарга.

Томаннарның таралуын көтәм

Томаннарның таралуын көтәм,
Сагынуларым бердә күмелми.
Гомер үткән саен очрашуга
Өметләрем никтер өзелми.

Тоеп яшим

Матур җырдай кат-кат күңелемнән
Исемеңне синең кабатлыйм.
Эй сөеклем, бердәнберем итеп
Гомерлеккә сине яраттым.

Тик төшләрдә күрәмен (икенче вариант)

Әй, авылым, туган җирем, 
Хуш исле аланнарым. 
Сезгә кайтсам тиз уңала 
Җандагы яраларым. 

Тимим күңелемә

Тимим күңелемә,
өзгәләнсен, янсын!
Кеше кайчак үзен
кичерә дә алсын.
Хисләрем ярсысын,
уйларым ташысын,
зиһенем чуалсын,
җан изрәп талсын…
…Ә безнең мәхәббәт,
сагышлы мәхәббәт,
каргышлы мәхәббәт
җыр булып калсын.

Татлы бүләк

Мин сине ялгыш күрдем
Көтмәгән чакта.
Ә хәзер бөтен уйларым
Тик синең хакта.
Әллә мин ялгышып кына
Гашыйк булдыммы?
Әллә соң бу бер мавыгумы?