Ромашкалар бүләк иттең

Бүләк иттең ап-ак ромашкалар
Ап-ак карлар яуган бер көнне.
Алар миңа чалт кояшлы җәйне
Алып килгән кебек күренде.

Розаларым

Розаларым бәллүр савытларда.
Балкышлары ала хушымны.
Мәхәббәт — ул чәчкә, шундый нечкә,
Сулыкмасын дисәң хуш инде.

Ике егет китә армиягә (Саубулыгыз, кызлар)

Язгы ташуларда
Аккан бозга басып,
Икәү килә елга буйлатып;
Берсе җырлый шашып,
Изүләрен ачып,
Икенчесе килә,
Гармун тотып килә.

Елмай

Уяндыңмы, елмай —
Көнне башла шулай.
Елмай үз-үзеңә,
Әйтәсе сүзеңә,
Тәрәзәдән кергән,
Өйне нурга төргән,
Һәрчак изге көнгә,
Сәлам биргән гөлгә.

Моңаймачы, дускаем!

Көзге ачы җилләр искән чакта,
Яфракларын койса ак каен,
Яшьлек ярларыңны сагынып, син,
Зинһар, моңаймачы, дускаем!