Елмай

Уяндыңмы, елмай —
Көнне башла шулай.
Елмай үз-үзеңә,
Әйтәсе сүзеңә,
Тәрәзәдән кергән,
Өйне нурга төргән,
Һәрчак изге көнгә,
Сәлам биргән гөлгә.

Елмай, елмай, елмай,
Елмай, елмай, елмай.

Уяндыңмы, елмай —
Көнне башла шулай.
Елмай сәбәпсезгә —
Яхшы, әйбәт сүзгә.
Табарсың һәркемгә:
Бәхетлегә, кимгә,
Олыга, кечегә —
Җиде ят кешегә.

Елмай, елмай, елмай,
Елмай, елмай, елмай.

Уяндыңмы, елмай —
Көнне башла шулай.
Зилзиләләр тынар,
Чыксаң юлың уңар.
Авырлыклар арыр,
Башлаган эш барыр.
Бар дөньямны бизә
Карап минем күзгә.

Елмай, елмай, елмай,
Елмай, елмай, елмай.

Оставьте комментарий