Соңладың (икенче вариант)

Күптән көтә идем сине, күптән,
Күп елларга инде уралып.
Күңелемнең чәчкә аткан язы,
Җәйләрендә син бит булмадың.

Шәраб

Эңгер саркуында,
Шәмдәл балкуында
Ялтыр күлмәк киям,
Ялтыр сүзләр сөям.
Ишегемне ачам,
Сөймәгәнне кочам…
Йөрәгемдә — сагыш,
Һәм ул шундый таныш.

Розаларым

Розаларым бәллүр савытларда.
Балкышлары ала хушымны.
Мәхәббәт — ул чәчкә, шундый нечкә,
Сулыкмасын дисәң хуш инде.