Тургай (дүртенче вариант)

Йомшак нурлар сибә-сибә килә май,
Яшел киемнәрен кия киң тугай.
«Сагынып кайттым туган үскән илне» — дип,
Киң тугайда канат кага бер тургай.

Торналар (икенче вариант)

Торналарны озатып калдым,
Ак каенга сөялеп,
Тагын бер җәй үтеп бара
Торналарга ияреп.
Торналарым китеп бара
Киек каз юлы белән,
Яшьлегемне озатып барам
Торналар җыры белән.

Китмә, сандугач

Сандугач, сандугач.
Китмә, китмә, сандугач!
Канатларын талдырып,
Туган җирне калдырып
Бездә туып үстең син.
Чык суларын эчтең син.

Киткән кошлар кире кайтыр ул!

Бу дөнъяның көзләре дә матур…
Киткән коштар, әйдә, китсеннәр,
Үткән гомерең кире кайтмас, диеп,
Баш очымнан, әйдә, үтсеннәр.

Киек казлар китә

Киек казлар китә җылы якка
Төркемнәре белән гел бергә;
Казлар китә, ә без якын дуслар —
Сагынышып килдек күрешергә.

Киек казлар (дүртенче вариант)

Көзге төнлә язмышыма юрап,
Киек казым чыкты юлыма.
Болытларга башын бәреп елый,
Күз яшьләрен җыям кулыма.
Үткәннәрне ташлап китү авыр,
Йөрәкләрдән өзлеп каннар һава,
Өзлеп каннар һава.