Ул Казанда яшәгән

Зур кыяга баскан яшь бөркеттәй,
Ильич тора мәрмәр ташында.
Без-чәчәкләр җыеп китерәбез,
Баш иябез аның каршында.

Тик булса иде ирек

Карлыгач булса идем.
Канат кагынса илем.
Җидегән йолдыз батканда,
Чулпан йолдыз калыкканда,
Туган илем, якты өем,
Очып сиңа кайтыр идем
Сызылып таңнар атканда.

Мине юллар чакыра

Мине юллар, юллар чакыра…
Чакырган юл якын дус кебек;
Мине якын дусым чакыра икән —
Ерак аралар җирдә юк кебек,
Чакырган юл якын дус кебек.

Көзге җилләр

Яздан ерак йөрми икән
Гомер көзе дә.
Көзнең сары яфраклары
Җилгә өзелә.
Күреп гомер агачыңның
Саргайган чагын,
Сагышларга бирелмә син,
Бирелмә, җаным.

Көзге сагыш (беренче вариант)

Арабызда яңгыр, көзге яңгыр,
Көйгән яфракларга җан өрә.
Азгын җилләр, ни әйтергә тели,
Өйгә керәм, диеп тилмерә.
Көзге кояш, көзге кояш инде,
Нуры салкын болыт каплагач.
Күңел кылларыңда уйнар өчен,
Нигә диеп мине сайлаган.