Мине юллар чакыра

Мине юллар, юллар чакыра…
Чакырган юл якын дус кебек;
Мине якын дусым чакыра икән —
Ерак аралар җирдә юк кебек,
Чакырган юл якын дус кебек.

Мине юллар, юллар чакыра…
Китәсең, дип авыр сулама.
Йөрәк сагышлары, тугры дус кебек,
Еллар һәм юллар аша сынала,
Китәсең, дип авыр сулама.

Мине юллар, юллар чакыра…
Юлдагылар юлда булсыннар.
Тугры дуслар кебек шушы минутлар.
Безне сагынып көтеп торсыннар,
Юлдагылар юлда булсыннар!

Оставьте комментарий