Дошманга каршы сугышка
Ленин чакыргач безне,
Татбригада атка менде
Сакларга илебезне.
Фирганә — Бохара,
Без үткән ара…
Фрунзе — безнең командарм,
Дошманнарның җиңдек барын
Данлы елларда.
Саубуллашып Казан белән
Без киттек еракларга,
Без киттек үзбәк дусларның
Азатлыгын якларга.
Фирганә — Бохара,
Без үткән ара…
Фрунзе — безнең командарм,
Дошманнарның җиңдек барын
Данлы елларда.
Таулар үттек, чүлләр кичтек,
Булмадык кайда гына…
Тап төшермәдек беркайчан
Бригада байрагына.
Фирганә — Бохара,
Без үткән ара…
Фрунзе — безнең командарм,
Дошманнарның җиңдек барын
Данлы елларда.
Еллар үтеп, көмеш төсе
Керсә дә чәчебезгә,
Ялкынлы көрәш юлының,
Дәртләре яши бездә.
Фирганә — Бохара,
Без үткән ара…
Фрунзе — безнең командарм,
Дошманнарның җиңдек барын
Данлы елларда.