Миңа йөрәк бүген кирәк

Йөрәгемне учым белән
Кысып тоткан чакларда,
Киңәш бирәсең — йөрәкне
Киләчәккә сакларга.

Сүзләрең хактыр, кадерлем,
Саклану кирәктер ул,
Сакланган йөрәк, әлбәттә,
Иң әйбәт йөрәктер ул.

Төреп кенә йөртер идем —
Саклап кына булмый ла!
Саклаган да булыр идем,
Бүген кирәк ул миңа!

Сүзләрең хактыр, кадерлем,
Саклану кирәктер ул,
Сакланган йөрәк, әлбәттә,
Иң әйбәт йөрәктер ул.

Янсын йөрәк! Янсын дөрләп!
Тамсын, әйдә, каннары!
Миңа йөрәк бүген кирәк —
Киләчәккә аннары…

Сүзләрең хактыр, кадерлем,
Саклану кирәктер ул,
Сакланган йөрәк, әлбәттә,
Иң әйбәт йөрәктер ул.

Оставьте комментарий