Сабыр ит, дисең…

Сабыр ит дисең, сабыр ит
Сабырлар иттем инде.
Шул сабырлар итә-итә,
Шул көнгә җиттем инде.

Көттем дә сабыр иттем шул,
Сарылды сагыш җанга.
Сабырлар итеп чыдадым,
Сарыга сабышсам да.

Сабырлык — сары алтын дип,
Әйтүләр ялгыш икән.
Сабырлыкларның төбендә
Тик сары сагыш икән.

Сынды сабыр канатларым,
Сабырлар итәсем юк,
Булса — бүген, булмаса — юк,
Бер минут көтәсем юк.
Сабырлар итәсем юк…

Оставьте комментарий