Ялгыз балан

Урман эче… Нәни алан…(Урман уртасында аклан,)
Аландагы ялгыз балан (Акландагы ялгыз балан)
Әнкәемне искә төшерде
Аның да бит язмышлары —
Газаплары, сагышлары
Ачы шушы балан шикелле.

Утырып карамадым

Утырып карамадым…
Күрешербез дип күземне
Тутырып карамадым.

Сызылып таң атканда…
Бер күз сирпеп карау җитә
Өзелеп яратканда.

Урамнарда буран

Урамнарда — буран…
Җаннарымда — буран…
Бураннарга дөньям уралган.
Җаннарыма сыймый,
Урамнарда уйный
Син кузгатып киткән бураннар.

Унҗиде яшем

Язгы хис белән йөрәк серләшә,
Каеннар шавы — киләчәк дәшә.
Кулда — таныклык, чәчәк бәйләме,
Бу безнең яшьлек, язмыш бәйрәме.

Унике батыр турында баллада

Таш утрау шикелле бу төрмә,
Таш койма әйләнә-тирәсе.
Белделәр бу ташлар мәйданга
Бүген дә корбаннар киләсен…
Дарларга унике батырның
Ашуын бу ташлар күрделәр,
Таң калып тетрәде диварлар;
Батырлар елмаеп үлделәр,
Татарлар елмаеп үлделәр…