Яз кайтырмын

Яз кайтырбыз, диеп, киек казлар
Каңгылдашып очып киткәндә,
Назлы сөю булып, тәрәзәңә
Көзге җилләр килеп чирткәндә,
Бигрәк ямансулап йөрерсең —
Төшләреңдә мине күрерсең!

Чишмә җыры (икенче вариант)

Моңсу гына карап күзләремә,
Башка килмә, бәгърем, кит, дидең.
Бүген исә, ап-ак чәчкә тотып,
Төшләремә минем ник кердең?
Төшләремә минем ник кердең?
Башка килмә, бәгьрем, кит, дидең,
Төшләремә минем ник кердең?

Усаклар

Кулны кулга куеп,
Иңнәр иңне тоеп,
Күпме генә басып торсак та,
Безнең моңны сизеп,
Аерыласыз, диеп,
Пышылдашты сыман усаклар,
Пышылдашты көзге усаклар.

Тәрәзә юа кызлар

Пыялага зын-зын итеп
Яшь нурлар сибеләләр.
Керсен өйгә язгы хәбәр,
Ачылсын тәрәзәләр. Их!
Кайтканда каңгылдап казлар,
Акканда соңгы бозлар,
Тәрәзә юа кызлар әй, кызлар!

Су буенда кичке уенда

Кайтавазы булып яшлегемнең
Су буенда гармун моңлана
Сагышларын салып йөрәгемә
Үткәннәргә китеп югала

Соңарган бәхет

Ник тыгын ашыктым,
Ник тагын ялгыштым,
Син диеп язмышым,
Син диеп язмышым,
Шул гомер эчендә
Инде мин кичергән
Газаплар азмы соң,
Газаплар азмы соң?