Тәрәзәңдә утың бар

Бу дөньяда төрле хәл бар
Ярату бар, оныту бар.
Сиңа киләм, тәрәзәңдә,
Тәрәзәңдә утың бар.

Әле ярый, әле ярый
Тәрәзәңдә утың бар.

Бураннарда адаштырып
Интектерде бу төннәр,
Сиңа киләм… Тәрәзәңдә,
Тәрәзәңдә утың бар.

Әле ярый, әле ярый
Тәрәзәңдә утың бар.

Бу дөньяда төрле хәл бар,
Ярату бар, оныту бар,
Тәрәзәңдәге утыңнан да
Якты янган өметем бар.

Сиңа киләм, әле ярый
Тәрәзәңдә утың бар.

Оставьте комментарий