Су буенда кичке уенда

Кайтавазы булып яшлегемнең
Су буенда гармун моңлана
Сагышларын салып йөрәгемә
Үткәннәргә китеп югала

Су буенда кичке уенда
Кызлар җырлый — моңлана күңел
Үзәкләрне өзеп гармун сайрый
Кызлары гына таныш түгел

Сагнасызмы кичке су буйларын
Сез кайларда минем кордашлар!?
Сагнасызмы икән шук малайлар
Сагнасызмы оялчан кызлар

Су буенда кичке уенда
Кызлар җырлый — моңлана күңел
Үзәкләрне өзеп гармун сайрый
Кызлары гына таныш түгел

Алып кайта яшлегемә мине
Моңлы җырлар, Кичке уеннар
Кичке уеннарда кызлар җырлый
Миңа таныш түгел ул җырлар

Су буенда кичке уенда
Кызлар җырлый — моңлана күңел
Үзәкләрне өзеп гармун сайрый
Кызлары гына таныш түгел

Оставьте комментарий