Соңгы тапкыр (беренче вариант)

Мин бик озак сине эзлеп тапкан идем,
Юлларыңа шашып йөгереп чапкан идем.
Инде менә очрашабыз соңгы тапкыр,
Кара көздә безне котлап ява яңгыр.

Сине бик сагынам

Сагынам, сине бик сагынам,
Хәтерем гөл сиңа кагыла:
Алтынсу көземдә
Таң чыгы күзеңдә
Буй-сының, уй-йөзең чагыла.

Сары гөлләр

Аланнардан өзми башка гөлләр,
Өздең сары гөлләр бәйләмен.
Гөлләреңне назларыма сибеп,
Язмышларны син бит бәйләдең.

Сагышларым (беренче вариант)

Сагышларым бирдем җилләргә,
Алып кит дип ерак илләргә —
Канатлары җилнең сыгылды,
Сагышларым җиргә,
Таралышып җилдә,
Сары чәчәк булып коелды.

Сагыну җыры (бишенче вариант)

Балачагым ерак-еракларда,
Еллар төпкәлендә югалган.
Сарык, кәҗә бәрәннәре белән,
Зәңгәр күзле бозау, көчек белән
Без бит уйнап үскән буыннан.

Сагынуларың әгәр чиктән ашса

Аңламадың микән мине чынлап,
Сер бирмәдең микән аңлап та…
Син киткәннән бирле шуны уйлап,
Ямансулап йөрим аулакта.