Соңарган бәхет

Ник тыгын ашыктым,
Ник тагын ялгыштым,
Син диеп язмышым,
Син диеп язмышым,
Шул гомер эчендә
Инде мин кичергән
Газаплар азмы соң,
Газаплар азмы соң?

Утларга бер төшкәч,
Суларның салкыны
Басармы йөрәкнең,
Йөрәкнең ялкынын?

Уземме гаепле,
Язмышмы шаяра?
Йөрәкне телгәли
Ник тагын бер яра?
Җанымны үчекләп
Сынаган шикелле
Бехетем соңара,
Бәхетем соңара?

Утларга бер төшкәч,
Суларның салкыны
Басармы йөрәкнең,
Йөрәкнең ялкынын?

Яшьлек ялгыз үткән,
Язмышка юк үпкәм,
Бәхет ул тапмасаң,
Үзе төшми күктән
Ялгыз гомер иткән
Узенә тиң иткән
Ышанам табылыр,
Мине өзелеп көткән.

Утларга бер төшкәч,
Суларның салкыны
Басармы йөрәкнең,
Йөрәкнең ялкынын?

Оставьте комментарий