Чишмә җыры (икенче вариант)

Моңсу гына карап күзләремә,
Башка килмә, бәгърем, кит, дидең.
Бүген исә, ап-ак чәчкә тотып,
Төшләремә минем ник кердең?
Төшләремә минем ник кердең?
Башка килмә, бәгьрем, кит, дидең,
Төшләремә минем ник кердең?

Ак каеннар купшы иңнәренә
Яшел шәлен ябынган икән.
Алар да бит сине минем кебек
Өзелепләр сагынган, иркәм.
Өзелепләр сагынган, иркәм,
Яшел шәлен ябынган икән,
Өзелепләр сагынган, иркәм.

Чылтыраплар аккан сердәш-чишмәм,
Сине кушып җырлый җырына.
Төшләремдә түгел, өннәремдә
Кил, сөеклем, килче яныма.
Кил, сөеклем, килче яныма,
Сине кушып җырлый җырына,
Кил, сөеклем, килче яныма.

Оставьте комментарий