Ак каен (икенче вариант)

Яфраклары яшел ак каенның
Хәтфә җәйгән кебек һәр ягы.
Әйлән-бәйлән уйный яшь балалар,
Гөрләп тора һәр көн тау ягы.

Җырлыймын мин

Елап тусам да мин, җырлап үстем,
Җырлап яшимен әле бүген дә.
Чәчләремә кырау чәчелсә дә,
Кырау кунмас минем күңелгә.

Ак күбәләк (икенче вариант)

Күп йөредем гөлләр арасында,
Чәчкәләрне үзең өзмәдең.
Ак күбәләк булып тугайларда
Кемне шулай сагынып эзләдең.

Өзелеп ярлар сөймәгез

Үтә кызыллар кимәгез
Үтә кызыл тиз уңа.
Артык яратып сөймәгез
Үкенүләргә була.

«Бар ул мәхәббәт, бар!» — диеп,
Үзәгемне өзмәгез.
Хәлләремнең шундый чагы
Бер киңәш тә бирмәгез.
Ялган сүзләргә ышанып
Ялкын утка кермәгез.
Таллар кебек бөгелерсез
Өзелеп ярлар сөймәгез.