Көзге сагыш (беренче вариант)

Арабызда яңгыр, көзге яңгыр,
Көйгән яфракларга җан өрә.
Азгын җилләр, ни әйтергә тели,
Өйгә керәм, диеп тилмерә.
Көзге кояш, көзге кояш инде,
Нуры салкын болыт каплагач.
Күңел кылларыңда уйнар өчен,
Нигә диеп мине сайлаган.

Яфрак төшкән инде юлга

Яфрак төшкән инде юлга, яфрак төшкән…
Ашыккансың, син коточкыч ашыккансың.
Бер гомернең чиреген дә яшәмәстән,
Ике гомер яшәгән күк талчыккансың.

Таң чыгы

Йолдызлар елаган күренә күргәнгә
Күз яше җемелди таңнарда үләндә.
Чулпанмы елаган, Зөһрә яшьләреме,
Әллә ишеткәнме ул минем дәшкәнне.

Балан (икенче вариант)

Авыл очында — чәчәкле алан,
Алан читендә үсә бер балан.
Язларын балан шау чәчәк ата,
Әйтерсең аңа ап-ак кар ята.

Акчарлаклы күл

Пар чиләкләреңне чайкый — чайкый
Акчарлаклы күлдән су алдың.
Акчарлаклы күлдән су алганда
Нигә генә сиңа күз салдым.
Нигә генә сиңа күз салдым.