Саубуллашу (Хушлашу)

Томырылып, зәңгәр яулык изәп, поезд чаба,
Ялан тәпи йөгерә яшь (ак) каеннар миңа таба.
Барыр юлым иркен басу, кырлар аша үтә,
Алда мине янар учак булып өмет көтә.

Онытмаган булсаң…

Син оныткан булсаң әгәр мине,
Назлы җилләр хәбәр китерер.
Чәчләреңнән сыйпап иркәләр дә,
Кулларымны исеңә төшерер…

Ни өчендер безнең язмыш шундый

Ни өчендер безнең язмыш шундый:
Караш төрле-төрле, уй үзгә.
Мин язларны кыштан эзләп йөрим,
Соңлап кайтасың син һәр көзгә.

Ник яңара сагышлар?

Шомырт тагын чәчәк койды,
Сиңа дип өзалмадым,
Ак чәчәкләр очкан чакта
Сагынуга түзалмадым…
Шул чәчәкләргә кушылып
Очар идем жилләрдә,
Табышмыйча калмас идек,
Йөрсәк дә кай илләрдә…

Ниләр җитмидер күңелгә

Ниләр җитмидер күңелгә —
Чишмә сулары микән?
Офыккача (офыкларга) сузылып киткән
Авыл юллары микән?

Мин дә шул торналар шикелле

Торналар кычкырып уздылар,
Кычкырып уздылар илереп.
Мин беләм: өзелде җаннары
Туган җир калганын сизенеп.